news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләүче пенсионерлар декабрьдә арттырылган пенсия алачак

Эшләүче пенсионерлар декабрьдә арттырылган пенсия алачак. Бу хакта Россия Социаль фонды башлыгы Сергей Чирков хәбәр итте.

Социаль фонд киләсе елның гыйнварыннан эшләүче гражданнар өчен пенсияләрне индексацияләүне яңарта. Әмма Яңа ел бәйрәмнәре сәбәпле, кайбер россиялеләргә гыйнварда тиешле пенсияләрне декабрьдә күчерәчәкләр.

«12 гыйнварга кадәр пенсия алучыларга түләүләр декабрь азагында башкарылачак. Башка көннәрдә пенсия алучы гражданнарга акча 2025 елның гыйнвар аеның тиешле даталарында түләнәчәк», - диде Чирков, аның сүзләрен «Парламентская газета» китерә.

Хәбәр ителгәнчә, киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100