news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 7,5 процентка арттыру турында закон кабул ителде

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 7,5 процентка арттыру турында закон кабул ителде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнә. Бу закон бүген Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде. Парламентның түбән палатасы Телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителә.

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин искәрткәнчә, бу эш Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башкарыла. Россиядә яшәүче 32 миллионнан артык кешенең пенсиясе артачак, дип яза «Татар-информ».

Киләсе елга бюджет проектында түләүләрне арттыру каралган, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100