Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эшләмәгән гражданнарның пенсиясе 2025 елда 15 мең сумнан да ким булмаячак
Хезмәт стажы булмаган гражданнар өчен пенсия 2025 елда федераль социаль өстәмә түләү ярдәмендә аена 15250 сумнан да ким булмаячак. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Россия дәүләте барлык өлкән яшьтәге гражданнарга, аларның хезмәт биографиясенә карамастан, ярдәм күрсәтә. Әгәр кеше ниндидер сәбәпләр аркасында беркайчан да эшләмәгән икән, ул 8824 сум күләмендә социаль пенсия ала, аңа өстәмә түләү дә бирелә.
Бу өстәмә түләү Федерация субъектындагы яшәү минимумының зурлыгына бәйле рәвештә региональ һәм федераль булырга мөмкин.
Говырин ачыклык керткәнчә, әгәр конкрет төбәктә яшәү минимумы федераль дәрәҗәдән түбән булса, федераль өстәмә түләү кулланыла. Төбәк минимумы федераль минимумнан югарырак булган очракларда, өстәүне РФ субъекты башкара. Депутат аңлатканча, 2025 елда пенсионерлар өчен федераль яшәү минимумы 15250 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Ул шулай ук ассызыклаганча, мондый ярдәм чарасы беркайчан да эшләмәүчеләргә генә түгел, ә башка нигезләр буенча түләүләре күрсәтелгән дәрәҗәгә җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга да кагыла. Дәүләт, бу очракларда шулай ук җитмәгән сумманы федераль социаль өстәмә рәвешендә түли, дип билгеләп үтте парламентарий.
Түләүне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Яшәү минимумына җитмәгән сумма даими рәвештә пенсионерларга федераль бюджет акчаларыннан киләчәк, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз