news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эштә тәмәке тарткан кешеләрнең хезмәт хакын киметергә тәкъдим иттеләр

Сәламәтлек саклау министрлыгы җәмәгать урыннарында алмалар салынган тәлинкәләр куярга кирәк дип саный.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә штраф һәм бүләкләү системасын кертеп, хезмәткәрләрнең тәмәке тартуы белән көрәшергә тәкъдим итте. Бу тәкъдим “Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту” программасында каралган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итәю 

Аерым алганда, тәмәке тартырга бүленгән вакытның күләмен исәпкә алып хезмәт хакын күпмегә киметергә кирәклеген ачыклау планлаштырыла.

Сәламәтлек саклау министрлыгы җәмәгать урыннарында алмалар салынган тәлинкәләр куярга һәм физик күнегүләр өчен махсус зона җиһазландырырга тәкъдим итә. Программа авторлары моны тәмәке тартуга алмаш була ала дип саный.

Моннан тыш, ведомство оешма территорияләрендә тәмәке тартуны тыярга, гомуми кулланылыштагы урыннарны төтен детекторлары белән җиһазландырырга, ирекле медицина иминияте пакетына тәмәкедән баш тартуга ярдәм  итүне кертергә тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100