news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшсезлекнең элекке күрсәткечләренә ел азагында кайту фаразлана

Эльмира Зарипова фикеренчә, хезмәт базарындагы киеренкелек кими.

Эшсезлекнең элекке күрсәткечләренә ел азагында кайту фаразлана
Рамил Гали

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эшсезлекнең коронавирус пандемиясе аркасында кризиска кадәр булган элекке күрсәткечләренә ел азагында кайту фаразлана. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Ул 1 марттан мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнашканын билгеләп узды. Эшсез һәр өченче кеше эшен 1 марттан соң югалткан. Аларның күпчелеге сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре.

«Эшсезлек үсеше темплары кимүгә таба бара. Әгәр пик чорында, ягъни апрельнең соңгы декадасында, атна саен 15 меңләп кеше эшсез булып теркәлсә, соңгы ике атнада ул атнасына 3 меңнән артмый», — диде министр. 

Тулы көн эшләмәүчеләр саны да кими бара. 29 июльгә ул 29,9 мең кеше, 6 майга 40,6 мең кеше булган. Карантин белән бәйле рәвештә вакытлыча читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 59 мең 352 кеше тәшкил итә.

«Хезмәт базарындагы хәл берникадәр тотрыкланып килә, киеренкелек кими. Ел азагына эшсезлекнең кризиска кадәр булган дәрәҗәсенә кайту фаразлана», — дип белдерде Эльмира Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100