Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшсезлек узган елгы дәрәҗәдә сакланса да, халыкның реаль кереме кимеде - Дмитрий Медведев
Эшсезлек дәрәҗәсе узган елдагыча кебек 5,6 процент тәшкил итә.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә эшсезлек узган ел дәрәҗәсендә саклана, әмма халыкның реаль кереме кимеде, бу ваклап сату дәрәҗәсендә чагыла, дип белдергән РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев.
"Эшсезлек дәрәҗәсе узган елдагыча кебек 5,6 процент тәшкил итә. Икенчедән, икътисади вазгыять катлаулы, кешеләр азрак сарыф итә башлады, әлбәттә, бу икътисади күрсәткечләрдә, бигрәктә ваклап сату өлкәсендә чагыла", - дигән Медведев 2016 елда РФ тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән Россия Хөкүмәте гамәлләрен тормышка ашыру барышы турындагы киңәшмәдә.
Премьер-министр кайбер тармакларда сәнәгать җитештерү үсеше теркәлгән, ә 9 айда инфляция дүрттән артыграк процент кына булган дип белдергән.
"Беренчедән, уңай тенденцияләр күп. Икенчедән, сәнәгать җитештерү өлкәсендә күп булмаса да үсеш бар, шул исәптән урман, урман сәнәгате, химия, машиналар һәм җиһазлар җитештерү, әлбәттә, авыл хуҗалыгында үсеш сизелерлек", - дигән Медведев.
"Икенчедән, бездә инфляция, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, шактый түбән - 9 айда 4 проценттан аз гына артык" дигән ул.
Медведев Икътисади үсеш министрлыгына декабрьгә кадәр 2017 елда РФ тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән Россия Хөкүмәте гамәлләрен тормышка ашыру планын әзерләргә йөкләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз