news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшсезләр медицина фондына взносларны үз кесәләреннән түләргә тиеш - Валентина Матвиенко

Рәсми төстә эшләмәүче гражданнар мәҗбүри медицина иминияте Фондына үзләре өчен взносны үзләре түләргә тиеш, диде спикер.

 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Рәсми төстә эшләмәүче кайбер гражданнарның фактта хезмәт хакы бар һәм алар салымнардан качалар. Алар мәҗбүри медицина иминияте Фондына үзләре өчен взнос түләргә тиешләр. Бу фикерне Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко җиткерде, дип хәбәр итә INTERFAX агентлыгы.

“Бүгенге көндә РФ төбәк бюджетлары мәҗбүри медицина иминияте Фондына эшләмәүче кешеләр өчен взнослар кертә. Әлеге взнослар пенсионерлар, балалар, инвалидлар өчен. Шул ук вакытта, эшкә яраклы яшьтә булганнар өчен дә бюджетлар акча кертә. Ә бит алар арасында үзләрен бик әйбәт хис итеп, кайдадыр эшләп керем алучылар һәм мәҗбүри медицина иминияте Фондына медицина хезмәтләре өчен взнос түләүне кирәксенмәүчеләр дә бар. Бу дөрес түгел", - дигән Матвиенко журналистларга пәнҗешәмбе көнне Кытайга эш сәфәре белән баргач.

Спикер фикеренчә, андый гражданнар салым органнарында исәптә торырга, үз керемнәре хакында хәбәр итәргә тиешләр. Күләгәдәге керем һәм мәҗбүри медицина иминияте Фондына взнослар күчерүдән качулар булмаска тиеш.

"Андый гражданнарны ачыкларга һәм аларны мәҗбүри медицина иминияте Фондына взнослар күчерүне йөкләргә кирәк”, - дип саный Матвиенко.

"Бу инде аларның хокукы: теләсәң – эшлә, теләмәсәң – юк. Ә синең өчен каралган зур булмаган взносны түләүне закон нигезендә ныгытырга кирәк. Гражданин, эшлисе килмәгәндә дә, бушлай медицина ярдәме алу өчен ничек тә булса эшләп вносын күчерергә тырышсын", - дип өстәгән ул.

Ул Иваново өлкәсеннән үрнәк китергән. Анда төбәк бюджеты халыкның 62 проценты өчен түли. Бу мәсьәләдә тәртип булдырырга кирәк, дип белдергән ул.

"Бернинди конституция хокукларын бозу яисә гражданнарны эшләргә мәҗбүр итү булмаска тиеш. Тәртип салырга кирәк һәм моның белән төбәк бюджетларына төшкән авырлыкны киметергә кирәк", - дип җиткергән Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко.

Ул биредә сүзнең үз керемнәреннән мәҗбүри медицина иминияте Фондына, пенсия Фондына һәм башка шундый җирләргә түләмәүче намуссыз гражданнар турында бара, дип билгеләп үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100