Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшмәкәрлекне тикшерү өчен ак һәм кара китап алып барабыз - министр Максим Орешкин
Бу хакта Тула өлкәсендә кече һәм урта бизнес темасы буенча узган киңәшмәдә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин сөйләде.
(Казан, 4 март, "Татар-информ"). Россия Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта бизнесны тикшерү өчен ак һәм кара китап алып бармакчы, дип яза “Российская газета”. Бу үзенә күрә тикшерүләр булмасынга ничек эшләргә турында язылган кагыйдәләр җыелмасы.
Бу хакта Тула өлкәсендә кече һәм урта бизнес темасы буенча узган киңәшмәдә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин сөйләде.
“Без ак һәм кара тикшерү китабын алып барабыз. Күзәтү органы тикшерүләр булдырмас өчен нәрсә эшләргә ярамау турында язып чыгарга тиеш. Алар, әлбәттә, каршылык күрсәтә. Әмма аларга моны эшләргә туры киләчәк”, - диде Максим Орешкин.
Тикшерү турында эшмәкәргә хәбәр итү башка новелла булачак, дип җиткерде Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы.
“Без Федераль салым хезмәте белән беррәттән аларның сайтларында эшмәкәргә тикшерү турында хәбәр җиткерүне кертергә телибез. Ул эшмәкәрнең шәхси кабинетында булачак. Бу революцион новелла һәм без аның эшләп китүен көтәбез”, - дип искәртте министр.
“Моннан кала кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларына кредит бирүче банкларның сыйфатын тикшерү системасын оештыруда да мәгънә бар. Параллель рәвештә банкның кредит бирү шартларын тикшерергә ниятлибез. “Үрнәк 6,5 программасы” буенча эшләүче банкларга стимул бирү турында да уйлаячакбыз”, - дип искәртә Максим Орешкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз