Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшмәкәрлек буенча совет утырышында тирес мәсьәләсе күтәрелү проблеманы хәл итәргә булышкан
Татарстанда Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов бу проблема югары дәрәҗәдә чишелеш табуын билгеләп узды.
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча совет күп кенә җитди проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов белдерде.
Искәртеп үтик: көзен үткән утырышларның берсендә Дәүләт Думасыннан фермерларны тирес калдыклары өчен штрафка тарту турында булган тәкъдимгә кагылышлы мәсьәлә күтәрелгән иде. Ул чакта Татарстан Президенты "тирес әйләнә-тирә мохиткә зыян сала" дигән сүзләрне тәнкыйть утына тотты.
"Рөстәм Миңнехановның һәм массакүләм мәгълүмат чараларының актив позициясе теманы федераль дәрәҗәгә күтәрде. Баксаң, бу проблеманы кайберәүләр белмәгән дә. Тирес темасын кузгаткан видеоролик та барлыкка килгәч, тема тирәсендә сүз тагы да куерды", – дип белдерде Тимур Нагуманов. Аның әйтүенчә, совет утырышыннан соң бу мәсьәлә Мәскәүдә узган берничә киңәшмәдә дә кузгатылган.
Бизнес-омбудсмен бүген эшкуарны сыер тизәге өчен беркем штрафка тартмавын белдерде. "Бу юнәлештә эш алып барыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да вазгыятьне өйрәнгән, хәзер нормалар әзерләнә. Фермерлар файдасына карар кабул ителәчәк", – диде Тимур Нагуманов.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, эшчәнлекне лицензияләү әлегә гамәлдән чыгарылмаган, тик эшмәкәрләргә карата санкцияләр юк. Шулай да, Тимур Нагуманов кайбер фермаларны чыннан да тәртипкә китерү кирәклеген билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз