news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәрләрнең штраф түлиселәре килми

Эшмәкәрләрнең штраф түлиселәре килми

(Казан, 3 октябрь, «Татар–информ», Әнвәр Минһаҗев). Агымдагы елның 8 ае дәвамында ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе оешмалар һәм эшмәкәрләр тарафыннан «Акча исәп–хисапларын башкарганда һәм түләү карталары кулланып түләгәндә контроль–касса техникасын куллану турында» 2003 елның 22 маенда кабул ителгән 54 номерлы Федераль законны үтәүгә карата 21096 тикшерү уздырган. 6255 очракта – тикшерүләрнең 29 процентында закон бозулар ачыкланган.

Салым органнары тарафыннан 18 миллион 677 мең күләмендә штраф салу турында карар кабул ителгән. 2005 елның 1 сентябренә кадәр аларның 10 миллион 571 меңе генә түләнгән. Суд приставлары хезмәтенә мәҗбүри штраф салу максатыннан гомум күләме 7 миллион 710 мең 75 сум булган 1944 материал җибәрелгән. Суд приставлары тарафыннан 1 миллион 988 мең сум күләмендә штраф алынган.

Штраф түләмәгән оешмалар һәм эшмәкәрләргә карата Суд приставлары хезмәте ярдәме белән закон тарафыннан каралган чаралар – алынган керемнән мәҗбүри штраф алу яки милекне кулга алу башкарылган. ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсенең контроль–касса техникасын куллану һәм оператив контрольдә тоту бүлеге башлыгы Олег Данилов «Татар–информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, аеруча түләргә теләмәүчеләргә карата РФ Административ хокук бозулар маддәсендә («Административ штраф түләмәү яки административ кулга алу урынын үз иреге белән калдыру») каралган чаралар – ике размер күләмендә административ штраф салу яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алулар башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100