Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән сату урыннары булдырачакбыз - Ришат Хәбипов
Экологик яктан чиста һәм сыйфатлы продукциягә сорау зур, ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Питрәчтә узган кече һәм урта эшмәкәрлек форумында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән сату нокталары булдырылачак, диде.
“Җитештергән продукциясен үз вакытында сату – авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы. Соңгы елларда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең артуы моның шулай икәнлеген раслый. Тик, базарларда һәм кибетләрдә бәяләр артып торганга, сатып алу хакы кими. Бүген эшмәкәрләрне бәяләрнең арзан булуы борчый. Үз көче белән тырышып эшләгән эшмәкәрләр яхшы аңлый: продукция җитештерү җиңел дә һәм арзанлы эш тә түгел, шуңа да сату бәясе күп очракта аларны канәгатьләндерми. Ә сатып алучыларга әйбер арзан да, сыйфатлы да булсын”, - ди Ришат Хәбипов.
Министр урынбасары сүзләренчә, бу - сатып алучылар юк дигәнне аңлатмый, киресенчә экологик яктан чиста, сыйфатлы азык-төлеккә сорау зур. Шуңа күрә Ришат Хәбипов эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән сату нокталары булдырырга тәкъдим итте.
“Проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләячәкбез. Безгә сату нокталары оештыру кулайрак. Сәүдә үзәкләре белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Эшмәкәрләргә үзләре җитештергән продукцияне урнаштыру өчен мөмкинлекләр ачарга тырышабыз”, - диде ул.
Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, дип саный Ришат Хәбипов. Аларга ярдәм йөзеннән төрле проектлар, федераль һәм республика программалары кабул ителүен билгеләп узды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз