news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәрләр веломарафоны Тукай эзләре буйлап үтәчәк

Унынчы тапкыр үткәрелә торган веломарафонның озынлыгы 150 км.

Эшмәкәрләр веломарафоны Тукай эзләре буйлап үтәчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Казанда Меңъеллык мәйданында эшмәкәрләрнең юбилей веломарафоны башланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес ассоциациясе матбугат хезмәте.

Унынчы тапкыр үткәрелә торган веломарафон 3 көн дәвам итәчәк һәм “Тукай юлы: Казан-Әтнә-Кырлай, Хәтнә-Арча” маршруты буенча узачак. Марафонда катнашучылар 150 км ара узарга тиеш булачак.

Велосипедчылар Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куячаклар һәм Арча белән Әтнә районнары эшмәкәрләре белән очрашачаклар.

27 майда иртән велосипедчылар колоннасы Симетбаш авылына кадәр барып җитәчәк, аннары Петр һәм Павел чиркәве, шулай ук Хәтнә чишмәсе янында тукталу планлаштырылган. Велосипедчылар Казанга поездда кайтачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100