Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшмәкәрләр ташландык җирләрне, объектларны үзләренә җиңел юл белән бирүне сорый
"Әгәр шул урыннарда эшләргә телүчеләр булса, законлы юлын табарга кирәк", - диде Татарстан Президенты.
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Пирамида”да Татарстан Президенты каршында Эшкуарлык советының XIII киңәйтелгән утырышында республика фермерлары бизнес өчен җир җитмәү проблемасын күтәрде. Сәбәпләренең берсе – хуҗасы булмаган ташландык җирләр һәм фермалар күп, аларны тиз арада эштә файдалана башлау өчен камил механизм юк.
Мәсәлән, Алексеевск районында җирләрне инвентарьлаштыру барышында, 20 меңгә якын җир участогына, 11 мең капиталь төзелеш объектына анализ ясалган. Анализ нәтиҗәсендә, хуҗасыз 7 меңгә якын җир биләмәсе һәм 3 мең капиталь төзелеш объекты ачыкланган. 334 ташландык ферма табылган, аларның 133ен фермерлар легаль кулланмый, 28е уртача яхшы хәлдә, һәм аларны ташламалы шартларда бизнеска арендага биреп булыр иде.
Хәзер эшмәкәрләргә хуҗасыз милеккә хокукларны рәсмиләштерү өчен хәтта 1,5 ел вакыт кирәк дип әйтелде. Проблеманы хәл итү өчен, кыска вакыт эчендә барлык районнарда җир участоклары һәм милеккә инвентаризация үткәрү тәкъдим ителә. Хуҗасыз объектларны эшмәкәрләргә сәүдәләшүсез генә бирү турында закон проекты эшләүне сорыйлар. Фермерларның берсе ташландык бер объектта эшләргә теләү тарихын сөйләде.
“Милеккә хокукны рәсмиләштерергә теләдек. Бер бина төзедек, бик күп акча керттек, янәшәсендәгесен ремонтларга уйладык, ләкин программаларда катнашу өчен, милеккә хокук кирәк булды. Акча керттек, ләкин рәсмиләштерү процедурасы катлаулы булды. Хәзер мин корылманы залогка биреп кредит та ала алмыйм, терлек алуга да кредит ала алмыйм, чөнки малны кертү өчен бу корылмага хокукым юк”, - диде фермер.
Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов фермерның ташландык җирләрне эшмәкәрләргә бирү процедурасы четерекле һәм озакка сузылган булуын җөпләде. “Бүген ике юлы бар: хокукны суд процедурасы аша тану, ләкин моның өчен квалификацияле юрист кирәк. Икенче вариант: җирне, корылманы сәүдәләшүгә кую”, - ди ул. Аның фикеренчә, милекне хуҗасыз дип тануны бер елдан өч айга киметү кирәк.
“Дача амнистиясе”нә тиң программа ясарга була, яки Арбитраж суд белән, судка бирү өчен төгәл документлар пакетын төзү кирәк”, - ди Демидов. Ул, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, инвентаризация үткәргәндә, федераль трассалар, яр буйларындагы җир участокларының инвестицияләр кертү ягыннан никадәр әһәмиятле булуы өйрәнелгәнен әйтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проблеманы лизинг компаниясе аша чишүне тәкъдим итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үз фикерен әйтте. "Лизинг компаниясенә рәсмиләштерү, милек яңа сатып алучылар балансында булса гына мөмкин. Әгәр беркемнеке түгел икән, барыбер суд аша гына хәл итеп була”, - диде.
“Әгәр шул урыннарда эшләргә телүчеләр бар икән, законлы юлын табарга кирәк. Әгәр һәр участокны межалап, һәрберсен аерым карасак, бу кыйбатка төшәчәк. Шуңа күрә барысына бер документ эшләргә кирәк. Дәүләт тәртипкә китерер дә, җирләрне эшмәкәрләргә бирер”, - диде ул. Бу проблеманы хәл итүгә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та кушылырга әзер булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз