news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эшмәкәрләр суны кулланып бетерү сәбәпле, авыл халкына су җитми - Балтач районының Курмала авылы

"Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша яшелчә үстерүчеләр өчен төрле программалар эшли, шуннан ни өчен әлеге эшмәкәрләр дә файдаланмый икән?" - ди халык

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Балтач районы Курмала авылында җәй буе халыкка су җитмәгән һәм бу ел да кабатлана торган күренешкә әйләнгән, диелә “Хезмәт” газетасы baltaci.ru сайтында.

Су авылдагы теплицага тотылып бетеп бара, дип аңлата әлеге хәлне курмалалылар. “Шушы авыл кешесе була торып та, авылдашларының өлешенә кереп, сусызлыктан тилмертү башка сыярлык хәлме? Бүгенге көндә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша яшелчә үстерүчеләр өчен төрле программалар эшли, шуннан ни өчен әлеге эшмәкәрләр дә файдаланмый икән?” – дип проблемага игътибар итә район газетасы авыл халкы мөрәҗәгате буенча.

news_right_1
news_right_2
news_bot