news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәрләр кредит буенча процентларын каплау өчен субсидиягә дәгъва итә алачак

Субсидиягә гаризаны 15 ноябрьгә кадәр Икътисад министрлыгына тапшыру кирәк.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бизнес вәкилләренә кредит буенча процентларны түләүгә субсидияләр тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Республикасында Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров сөйләде.

Субсидия алу өчен шартлар: кредит килешүе 2017 елның 1 гыйнварыннан иртәрәк төзелмәве, бер елдан артыграк срокка рәсмиләштерелгән булуы шарт. Кредит суммасы 2,5 млн сумнан да ким булмаска тиеш. Кредит буенча процент өч елга 14,13 проценттан югары булмавы шарт.

“Бу ярдәм өч категория субъектларга тиешле. Сәнәгать парклары идарәче компанияләренә максималь субсидия 10 млн сум, режим объектлары мәйданчыкларына, экспортка йөз тоткан, эшкәртү производствосы, авыл, урман хуҗалыклары, балыкчылык өлкәсе эшмәкәрләренә 5 млн сум, эше закон тарафыннан тыелмаган башка бизнес вәкилләренә 3 млн сумга кадәр субсидия карала”, - диде Тимур Гомәров.

Субсидияләр инженер инфраструктурасы, производство биналары төзелеше, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен бирелә. Тимур Гомәров искәрткәнчә, салым, хезмәт хакы түләү чыгымнары субсидияләнми.

  • Субсидия ярдәменә гаризаны 15 ноябрьгә кадәр Икътисад министрлыгына тапшыру кирәк. 236-29-96 номеры буенча шалтыратып, тулырак белешергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100