Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшмәкәрләр өч процент ташламалы кредит алу өчен гариза бирә ала
Хөкүмәт иң зыян күргән тармакларда эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа чарасын раслады.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте аеруча зыян күргән тармаклардан эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа чарасын раслады. 3.0 Хезмәт хакы түләү фонды программасы буенча 2021 елның 9 мартыннан 1 июленә кадәр 3 процентлы ставка белән кредитка гаризалар кабул ителә.
Кредит алу тәртибе белән Казан мэриясе сайтында танышып була. Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты шул хакта хәбәр итте.
Кредитның максималь күләмен билгеләү минималь хезмәт хакына (12 792 сум) һәм 12 айга тапкырланган заёмщик хезмәткәрләре санына бәйле булачак, ләкин 500 млн сумнан артык була алмый.
Казанда пандемия шартларында эшмәкәрлеккә ярдәм итү чарасы сыйфатында муниципаль паркинглар эшенең махсус ташламалы режимы кертелде, җәйге верандаларны бушлай урнаштыру һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар вакытлыча туктатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз