news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәрләр берлеге акылга зәгыйфь балалар интернатына хәйрия ярдәме күрсәтте

Бер төркем эшмәкәр балалар интернат-йортына кирәк-яраклар илтте.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрләр ассоциациясе Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортына хәйрия ярдәме күрсәтте. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрләр ассоциациясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Наил Галиев хәбәр итте.

Татарстан эшмәкәрләре тукыма, сок, памперс, жалюзи, җылыткыч, балалар өчен махсус ризыклар алып барган.

Бүген Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында 200 инвалид бала яши һәм белем ала. Аларның яртысы – ятим балалар. Эшмәкәрләргә балалар һәм аларның тәрбиячеләре кызыклы спектакль әзерләгән. Моннан тыш, сабыйлар төрле бәйгеләрдә үз осталыкларын күрсәткән.

“Палаталарны йөреп чыкканнан соң, биредә чисталык һәм пөхтәлек барлыгына инандык. Һәр җирдә – чәчәкләр, уенчыклар да күп. Балаларга дәүләт тарафыннан игътибар артуы сизелә. Ләкин укытучылар һәм тәрбиячеләр мәхәббәтеннән, игелегеннән башка дәүләт ярдәменең нәтиҗәсе булмас иде. Эшмәкәрләр исә шуны истә тотарга тиеш: бу балаларга матди ярдәмнән тыш, безнең күңел җылыбыз да кирәк”, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрләр ассоциациясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Наил Галиев.

Аның әйтүенчә, әлеге изге эштә башка эшмәкәрләр дә ярдәм итә. “Безнең арада булышмаган кеше бик аз. Салымнар белән дә "кысмасалар", тагын да күбрәк ярдәм итәр идек. Эшмәкәрләрнең күбесе акча яки кирәк-яраклар китерә. Вакытлары тыгыз булу сәбәпле, һәр кеше дә һәрбер ярдәм иткән җиргә бара алмый. Шуңа да күп кеше күренми”, – диде Наил Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100