news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәр Солтан Сафин: Хәләл татар халык ашларын дөнья күләменә чыгарасыбыз килә

«Татар ашлары бүтән дөнья халык ашларыннан бер дә ким түгел», — диде ул.

Эшмәкәр Солтан Сафин: Хәләл татар халык ашларын дөнья күләменә чыгарасыбыз килә
Владимир Васильев/архив

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Түбәтәй» тиз туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин хәләл татар халык ашлары дөнья күләмендә таралырга тиеш дип саный.

«Татар ашлары бүтән дөнья халык ашларыннан бер дә ким түгел. Хәләл татар халык ашлары дөнья күләмендә булырга тиеш. Һәр көнне шушы юнәлешкә таба адымнар ясыйбыз. Хәләл нокталарыбызны дөнья күләмендә арттырасыбыз килә», — диде ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенындагы чыгышында.

Ул хәләл оешма буларак кредитсыз эшләүләрен искәртте. «Ризыгыбыз гына хәләл түгел, мөгамәләт ягыннан да хәләл оешма төзедек. Акчаның хәләл юлдан керүе дә безнең өчен мөһим», — диде ул.

«Төрле еллар булды, кыенлыклар аша да уздык. 2016 елда павильоннарыбыз бар иде, шәһәрдә аларны беркая да урнаштырырга теләмәделәр. Әмма авырлыкларны уза алдык», — диде эшмәкәр.

Солтан Сафин берничә ел элек Казанда татар хәләл рестораннарына караганда үзбәк рестораннарының күбрәк булуын әйтте. «Татар халык ашларына мөнәсәбәтне күреп, күңелем төшә иде. Хәләл туклану урыннары да санаулы гына иде», — дип искә алды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100