Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшмәкәр Фәнир Галимов Башкортстанның Төмәнәк авылында яңа мәчет салдырган
Җиденче сентябрьдәге “Ак өмет” мәчете ачылышына Тәлгать Таҗетдинның килүе көтелә.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Җиденче сентябрьдә Туймазы районы Төмәнәк авылында эшмәкәр Фәнир Галимов төзегән дүрт манаралы “Ак өмет” дип исемләнгән зур мәчет ачылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Төмәнәктәге “Бабай утары”нда эшләүче Зөлфирә Хәкимова хәбәр итте.
“Элек авылыбызда өч мәчет булган. Яңа мәчет урынында зур мәчетебез эшләгән. Без кечкенә чакта инде ул юк иде. “Көнкүреш йорты”на әйләнде ул, аннан соң кибеткә әйләнде. Яңа мәчетне узган ел төзи башладылар. Танылган эшмәкәребез Фәнир Галимов бик күп хезмәт куйды, аңа рәхмәтлебез”, - диде ул.
Зөлфирә Хәкимова зур мәчет төзелүен бөтен авыл халкы өчен шатлыклы вакыйга дип атады. “Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә һәм башкаларга чакыру хатлары инде җибәрелгән, алар ачылышка киләчәк”, - диде ул.
“Гомумән алганда, кечкенә мәчетебез бар, әмма без анда сыймыйбыз. Балаларыбыз да анда укып йөри. Яңа “Ак өмет” мәчетендә хатын-кызларга аерым бүлмә, уку заллары һәм ифтарлар үткәрергә зал бар”, - диде Зөлфирә Хәкимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз