news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшли торган пенсионерларның пенсиясен индексацияләү мәсьәләсе яңадан тикшереләчәк

Бу мәсьәләне Россия Федерациясе коммунистлар партиясе вәкиле Олег Смолин күтәргән.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Хөкүмәте эшли торган пенсионерларның пенсиясен индексацияләү мәсьәләсенә кире кайтырга ниятли, дип хәбәр иткән Дәүләт Думасында үткән "Хөкүмәт сәгате" кысаларында вице-премьер Ольга Голодец. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Бу мәсьәләне Россия Федерациясе коммунистлар партиясеннән Олег Смолин күтәргән. Ул аз күләмле хезмәт хакы алган эшләүче инвалидларның булса да, пенсияләрен индексацияләргә тәкъдим иткән. Вице-премьер Министрлар Кабинетының социаль блогы барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияли башларга ниятли, дип белдергән.

“Сез социаль блокның бу мәсьәләгә карата мөнәсәбәтен беләсез. Без тиздән бу законны тикшерүгә әйләнеп кайтырбыз дип өмет итәм”, - дигән Ольга Голодец.

Ул “бу тема белән кызыксынган, Хезмәт министрлыгының хәзерге эшчәнлегенә һөнәри кызыксыну белдергән һәркемне” бу документны тикшерүгә чакырды. 

Аннан алда Ольга Голодец Хөкүмәттә пенсия яшен арттыру турында мәсьәлә каралмый дип белдергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100