Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эшләнгән эшләргә йомгак ясалды
Эшләнгән эшләргә йомгак ясалды
(Уфа, 20 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының бу елдагы соңгы утырышы булып үтте. Ул еллык эшләргә йомгак ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланды. Утырышны БР Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Эдуард Хәмитов ачты һәм алып барды.
«Быел Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәриятен оештыру республикадагы татар милли хәрәкәтен икегә бүлде, шул исәптән БР Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзаларын да, – диде Э. Хәмитов. – Кемдер бу мохтәриятне оештыруны якласа, икенчеләре аңа кискен каршы чыкты. Бу аңлашыла да, мондый четерекле эш төрле фикерләр тудыра».
Утырышта чыгыш ясаган БР Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Бигнов, Башкарма комитет әгъзасы Кәрим Яушев, Уфа Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Заһир Хәкимов һәм башкалар Башкарма комитет эшчәнлегенә тәфсилле бәя бирде. Чыгышлардан күренүенчә, ел башында билгеләнгән эшләрнең барысы да тормышка ашырыла алмаган, ә кайберләре бөтенләй дә кәгазьдә генә торып калган.
Утырышта киләсе елга бурычлар тәгаенләү буенча фикер алышулар булды. Конгрессның киләсе елга эш планын кабул итү, барлык комиссияләр үз тәкъдимнәрен әзерләгәч, гыйнвар аенда булыр дип килештеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз