news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Эшләгез сез!": Миңнеханов Юлламасын Тукай шигыреннән өзек белән тәмамлады

"Алда эшлисе эшләребез күп. Бергәләп, һичшиксез, барысын да башкарып чыгачакбыз", - диде Президент.

"Эшләгез сез!": Миңнеханов Юлламасын Тукай шигыреннән өзек белән тәмамлады
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Ул чыгышын Габдулла Тукай шигыреннән өзек белән төгәлләде.

"Эшләгез, сез, иң мөкатдәс нәрсә эш. Эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш. Әлбәттә, алда эшлисе эшләребез күп. Бергәләп, һичшиксез, барысын да башкарып чыгачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Без алдыбызга куя торган киң колачлы бурычлар нәтиҗәле карарлар, авырлыклардан курыкмауны сорый", - дип искәртте Татарстан Президенты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot