news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләүче студент яшьләрнең Казанда III республикакүләм форумы узачак

Ул студентлар хезмәт хәрәкәтенә 55 ел тулуга багышлана.

Эшләүче студент яшьләрнең Казанда III республикакүләм форумы узачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанда эшләүче студент яшьләрнең III республикакүләм форумы узачак. Форумның девизы: “Сүз белән түгел, эш белән”. Форум мәйданчыкларында һәм тантаналы өлештә 1200 делегат катнашуы көтелә. Алар арасында муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы хезмәт отрядлары, Татарстанның шәһәр округлары, сәнәгать секторының яшь алдынгылары, хезмәт ветераннары бар. Форум кысаларында студентлар отрядлары эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен чагылдырган күргәзмәләр дә эшләячәк.

“17 февраль – Россия студентлар отряды көне буларак билгеләп үтелә. Без, традициягә туры калып, ничә ел рәттән бу датага туры китереп, чаралар уздырабыз. Әлеге атналыкта да күп эшләр көтелә”,  – диде студентлар хезмәт отряды оешмасының яшьләр эшләре буенча белгече Зилә Гыймазова.

Шуның берсе, матбугат очрашуы форматында, 15 гыйнвар көнне “Татар-информ” мәйданчыгында үтәчәк. Ул студент яшьләрнең III республикакүләм форумын уздыруга багышлана.

Форумның тантаналы өлеше 17 февраль көнне Универсиада авылында булачак. Монда “2017 елның иң яхшы студентлар отряды” бәйгесе җиңүчеләре дә игълан ителәчәк. Җиңүчеләр 16 номинациядә ачыкланып, 25-130 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә лаек дип табылачак.

Быел иң зур бүләк – Гран-приның суммасы – 150 мең сум. Студентлар хезмәт отрядының җирле штабы ел җиңүчесе – 130 мең сум, вуз штабы җиңүчесе – 100 мең сум премия белән бүләкләнә. Елның иң яхшы отрядлары (төзелеш, ерак йөрешле поездларны озата баручылар, педагогия, хезмәт күрсәт, авыл хуҗалыгы, профильле) 50 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә ия була. Моннан тыш, “Ел командиры”, “Ел комиссары”, “Иң яхшы мастер/методист”, “Белем бирү оешмасының иң яхшы хезмәткәре” кебек аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләрне билгеләп, акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Искәртеп үтик, Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отряды хәрәкәтенә 2018 елда 55 ел тула. Яңарыш чорында 2017 елга кадәр хезмәт отрядларында Татарстанның югары һәм һөнәри уку йортларында белем алучы 135 мең студент эшләгән.

Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасы Студентлар хезмәт отрядлары (элек – төзелеш отрядлары) хәрәкәте оешуның тарихы алданрак - 1959 елдан ук языла башлый. Ул чакта М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының 500дән артык студенты Төньяк Казахстан өлкәсенә чирәм җирләрне торгызу, төзелеш эшләренә оешкан төстә китә, аларга башка зур калаларның студент яшьләре кушыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100