Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшләүче пенсионерларны 2022 елда нинди үзгәрешләр көтәчәге билгеле
Шуларның берсе минималь хезмәт хакын 13890 сум күләмендә урнаштыру белән бәйле.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Яңалыклар Россия Пенсия фондына кертемнәрне түләү өчен базаның чик күләмен арттыруга, социаль һәм дәүләт пенсияләрен индексацияләү һәм минималь хезмәт хакының яңа күләмен индексацияләүгә кагыла, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский.
«Бер яңалык минималь хезмәт хакын 13890 сум күләмендә урнаштыру белән бәйле. Әгәр ул минималь хезмәт хакына җитмәсә, ул автомат рәвештә артачак», — дип белдерде Гиринский.
Инфляция буенча индексация барлык кешеләргә дә кагылмаса да, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы аерым норматив актлар нигезендә арта торган дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре өчен искәрмә булырга мөмкин.
Моннан тыш, агымдагы елда эшләүче пенсионерлар салым тотып калынган акчаны тизрәк ала һәм больничный битләрен тизрәк рәсмиләштерә алачак, дип өстәде эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз