news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләүче пенсионерларның 1 августтан пенсиясе арта

Акчаның арту өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Эшләүче пенсионерларның бүгеннән пенсиясе арта. Бу Россиядә яшәүче 14,3 миллионлап кешегә кагыла. Акчаның арткан өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Төгәлрәк әйтсәк, ул эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият түләве һәм исәпләнелгән пенсия балларына бәйле булачак. Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә. Ә 2016 елда бер пенсия баллы 74,27 сум булуын исәпкә алсак, максималь артым 222 сумнан бераз гына артык булачак. Өч баллга ия булу өчен, пенсия яшендәге кешенең узган елгы айлык хезмәт хакы 19,9 мең сум булырга тиеш, дип ачыклык кертелә.

2016 елда эш бирүчеләр иминият түләве түләгән - картлык - һәм инвалидлык буенча лаеклы ялга чыккан пенсионерларның акчасын яңадан исәпләү өчен гариза тапшыру кирәкми.

Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, илдә якынча 43 миллион пенсионер исәпләнә һәм аларның өчтән бере эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100