news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләүче пенсионерларга электрон больничныйны озайтырга рөхсәт иттеләр

Больничныйны өйдән эшләүгә күчерү мөмкин булмаган өлкән яшьтәге кешеләр рәсмиләштерә ала.

Эшләүче пенсионерларга электрон больничныйны озайтырга рөхсәт иттеләр
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Үзизоляциядә булучылар һәм өйдән эшләмәгән пенсионерлар электрон больничныен озайта ала. Россия Хөкүмәтенең бу турыдагы карарын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында чикләү чаралары гамәлдә булган төбәкләрдә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр турында сүз бара.

«Андый гражданнар 15 июньнән төгәл төбәктә үзизоляция режимы беткәнчегә кадәр больничный рәсмиләштерә ала», — диелгән хәбәрдә.

Карантин чаралары белән бәйле рәвештә, вакытлыча эшкә яраклы булмау буенча пособие билгеләү өчен ниндидер документлар тутыру таләп ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100