news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләүче пенсионер Пенсия фондына акча күчерсә, дәүләт тагын 4 тапкырга арттырып сала

2015 елдан хатын-кыз 25 ел, ир кеше 30 ел хезмәт стажы җыйганнан соң эшләгән һәр елы өчен хезмәт пенсиясенең база өлешенә 6 процент өстәлә, әгәр гомуми стажы шуңа тулмый икән, пенсиясенең база өлешеннән һәр тулмаган ел өчен 3 процент алына

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Картлык буенча пенсия яшенә җитеп тә эшләвен дәвам иттергән гражданнар, Пенсия фондына ирекле рәвештә акча күчереп, дәүләттән өстәмә акча алырга хокуклы. Шундый мөмкинлек биргән программа нигезендә, эшләүче пенсионер әлеге фондка салган һәрбер  1 мең сумга дәүләт 4 мең сум өсти. Шул рәвешле, гражданнар Пенсия фондына елына ирекле рәвештә җәмгысе 12 мең сум акчасына өстәп, дәүләтнең дә 48 мең сумына ия була ала һәм, нәтиҗәдә, киләчәктә пенсиясен арттыруга ирешә.

 Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Марсель Имамов журналистларга шулай дип аңлатты. Аның шәрехләвенчә, әлегә пенсиягә чыгу яшен үзгәртү турында сүз бармый. Шул ук вакытта Россия Хөкүмәте һәм закон чыгаручылар гражданнарга соңрак пенсиягә чыгу отышлырак булсын өчен ташламалар, ягъни чаралар күрә.

2015 елда гамәлгә керәчәк программада түбәндәге мөмкинлекләр карала. Әгәр гражданин уртача каралган пенсия алырга теләсә, хатын-кыз 25 ел, ир кеше 30 ел хезмәт стажы җыярга тиеш. Шуның кадәр стаж җыйганнан соң эшләгән һәр елы өчен хезмәт пенсиясенең база өлешенә 6 процент өстәлә, әгәр гомуми стажы шуңа тулмый икән, пенсиясенең база өлешеннән һәр тулмаган ел өчен 3 процент алына. М.Имамов басым ясап әйткәнчә, бу, беренче чиратта, 1967 елдан соң туганнарга һәм хезмәт стажын 2002 елдан башлаганнарга кагыла, чөнки аларның киләчәктә пенсиясе хезмәт стажына һәм Пенсия фондының махсус счетына күчерелә торган иминият взносларына бәйле була.   


   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100