Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшләүче ата-аналарны бала караган өчен пособиедән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Законга төзәтмәләр бюджет акчаларын экономияләү максатыннан кертеләчәк.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Хезмәт министрлыгы балаларга социаль иминият һәм пособиеләр турындагы законнарга төзәтмәләр проектын әзерләде. Бу хакта "Газета.ру" хәбәр итә.
Төзәтмәләр нигезендә, хәзер яшь ярымга кадәр бала караган өчен акча пособиеләрен чыннан да үз баласын караучы һәм моңа күп вакытын сарыф итүче ата-аналар гына ала алачак.
Төзәтмәләр шулай ук пособие алганда тулы булмаган эш көнендә эшләүче ата-аналарның пособие алу мәсьәләсен дә караячак.
Шул ук вакытта, иминиятләштерелгән затның тулы булмаган эш вакыты шартларында бала карауның башка зат тарафыннан башкарылуы ачыкланса, ул бала караган өчен айлык пособиедән мәхрүм ителәчәк.
РБК хәбәр иткәнчә, законга төзәтмәләр бюджет акчаларын экономияләү максатыннан кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз