news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшкуарларның проблемалы мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк - Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов «Уңайлы инвестицион климатка 100 адым» VI еллык конференциясендә катнашты.

Эшкуарларның проблемалы мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк - Рөстәм Миңнеханов
prav.tatarstan.ru

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында «Уңайлы инвестицион климатка 100 адым» VI еллык конференциясендә катнашты. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция эшендә федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, дәүләт компанияләре җитәкчеләре, әйдәүче экспертлар һәм аналитиклар катнашты.

Конференция кысаларында «Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы: төбәккә ничек уңышка ирешергә» темасына эшлекле иртәнге аш узды, анда дискуссия форматында Илкүләм рейтингны, төбәкләр тәҗрибәсен һәм офислар проектларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Аннары Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында «Бизнес алып бару өчен уңайлы мохит тудыру. НПИ 2.0» темасына пленар сессия узды.

Рөстәм Миңнеханов, конференциядә чыгыш ясап белдергәнчә, Татарстан эшкуарлык мохитын үстерү, уңайлы инвестицион климат тудыру буенча үз тәҗрибәсен алмашырга һәм башка төбәкләрнең эшләнмәләрен өйрәнергә әзер. Аның сүзләренчә, эшне муниципалитетлар дәрәҗәсендә башлау мөһим. «Шуңа күрә без үзебездә муниципалитетлар рейтингын булдырдык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, эшкуарларны да, чиновникларны да укытырга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, эшкуарлар өчен программалар күп кенә уңай якларга китерәләр, шул исәптән «Эшкуарлык фабрикасы» һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, ситуацияне мониторинглау өчен эшкуарларның үзләре белән турыдан-туры очрашырга кирәк, четерекле проблемалар турында уртага салып сөйләшергә кирәк.

«Әмма бүгенгечә түгел – без уңышлар турында гына сөйлибез, эшкуарларның проблемалы мәсьәләләре турында сөйләшергә һәм аларны хәл итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Минемчә, менә безнең эшнең асылы шунда да инде. Калуганың, башка төбәкләрнең тәҗрибәсе зур, чит илләр тәҗрибәсен дә өйрәнергә кирәк».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, эшкуарлык өчен инфраструктур объектларга – индустриаль паркларга, инновацион мәйданчыкларга идарә итә белгән грамоталы белгечләрне табарга кирәк.

Тулаем Рөстәм Миңнеханов, бу аралашудан күп файдалы нәрсәләр алырга була, дип йомгак ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100