news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшкуарлардан ришвәт алу хакимият органнары вәкилләре арасында киң таралган – Ринат Акчурин

Алар – эшкуарларны төрле яклап тикшерүчеләр, документларны килештерү белән шөгыльләнүчеләр.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстанда криминоген вазгыятькә ясалган анализ эре ришвәтчелек фактларының хакимият органнары вәкилләре арасында да киң таралганын күрсәткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин белдерде.

“Безнең эштә эшмәкәрлек субъектларын төрле коррупцион гамәлләрдән саклап калуга зур игътибар бирелә. Ришвәтчелек фактлары хакимият органнары вәкилләре арасында да киң таралганын ачыкладык”, – диде Ринат Акчурин. Аның әйтүенчә, бу – күбрәк эшмәкәрләрне төрле яклап тикшерүчеләр, документларны килештерү белән шөгыльләнүчеләр.

Ринат Акчурин мисаллар белән дәлилләп, 2016 елның 27 ноябрендә Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясенең дәүләт инспекторы кулга алынганын әйтте. Ул хезмәтне саклау өлкәсендә ачыкланган хилафлыкларны яшереп калу һәм производствода бәхетсезлек очрагын тикшерү факты буенча планнан тыш тикшерү үткәрмәү өчен эшмәкәрдән 130 мең сум акча таләп итә. Хәзерге вакытта фигурант тоткарланган.

Оператив-тикшерү чаралары кысаларында, бер эшмәкәрнең Экологик, технологик һәм атом куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе дәүләт инспекторына 69 мең сум күләмендә ришвәт бирүе ачыкланган. Ул бу акчаны тикшерү барышында теркәлгән хокук бозу аркасында административ җаваплылыкка тартмас өчен тәкъдим иткән булган.

“Бүгенге көндә судта Түбән Каманың баш архитекторына карата җинаять эше карала. Ул реклама урнаштыруга рөхсәт биргән өчен эшкуардан 40 мең сум акча сораган”, – дип белдерде Ринат Акчурин.

Шулай ук, бүген судта “Нурлат автомобиль юллары” идарәсе җитәкчесенә карата эш тикшерелә. Ул төзелеш материаллары белән каршылыксыз тәэминат өчен эшмәкәрдән 180 мең сум акча алган вакытта җинаять урынында быел 14 сентябрьдә кулга алынган. Соңрак бу фигурант полициягә үзе 400 мең сум ришвәт тәкъдим иткән булган. Хәзер тикшерү бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100