Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эшкуар-мөселманнар ассоциациясе президенты исламда торак алуга бәйле фикерен җиткерде
«Ислам ипотекасы»ның төп кимчелеге – аның кыска вакытка бирелүе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Ислам ипотекасы»ның төп кимчелеге – аның кыска вакытка бирелүе. Россия эшкуар-мөселманнар ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов Казан (Идел буе) федераль университеты базасында «Россия торак тармагында ислам финанс моделен куллануның хокукый шартлары» темасына узган фәнни-гамәли түгәрәк өстәл вакытында шундый фикер җиткерде.
«2005 елда Мәскәүдә, ул вакытта бердәнбер Ислам банкы булган Бадр-Форте теләктәшлеге белән, «Мэнзил» кулланучылар җәмгыяте теркәлүе мәгълүм. Аның максаты – мөселманнар өчен торак алуда хәләл программаны тормышка ашыру иде», – дип сөйләде Айдар Шаһимәрданов.
Аның сүзләренчә, мөселман дөньясында популярлык казанырга тиешле әлеге финанс инструментына комачаулык тудыра торган кайбер модельләр дә бар һәм аларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү кирәк.

«Программаның төп кимчелекләренең берсе – аның кыска вакытны колачлавы. Чөнки башта клиент бурычны 5 елда капларга тиеш иде. Соңрак ул вакыт 7 елга җиткерелде. Шулай да бу һәр кешенең көченнән килми. Бүген без шул проблемаларны хәл итү юлларын эзләргә тиеш», – диде ул.
Белешмә өчен: дөньяда «ислам ипотекасы» принциплары барлыкка килү вакытын барласак, 1975 елда Канаданың Галифакс шәһәрендә (Яңа Шотландия провинциясе) мөселманнар төркеменең беренче тапкыр базарда «ислам ипотекасы» тәкъдим итүе билгеле. Өч елдан инде ислам буенча ипотека килешүе нигезендә беренче йорт сатып алына. Әмма бу проект бик аз кешене генә үзенә җәлеп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз