news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эшкуар Деданин йортына бәреп керүчеләрнең өченчесе – Бөгелмә кешесе

Ике арадагы тарткалаш нәтиҗәсендә талаучыларның икесе пычак ярасыннан үлә, өченче җинаятьчене хокук саклаучылар соңрак кулга ала.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Эшкуар Деданин йортына бәреп керүчеләрнең өченчесе – Бөгелмә кешесе. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Бүген судта аңа карата чик кую чарасы күреләчәк. Тикшерүчеләр тоткарланучыны тикшерү изоляторына урнаштыруны таләп итә. Ул әлегә бернинди күрсәтмә дә бирми. Бүгенге көндә билгеле булганча, ир-ат Бөгелмәдә яши һәм балалар тренеры булып эшли.

  • 12 сентябрьдә коралланган ике җинаятьче танылган эшкуар Евгений Деданин йортына бәреп керә. Ике арадагы тарткалаш нәтиҗәсендә талаучыларның икесе пычак ярасыннан үлә. Бу вакытта машинада утырган өченче җинаятьчене хокук саклаучылар соңрак кулга ала.  

news_right_1
news_right_2
news_bot