news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшкә урнашырга да җайлырак булыр, хезмәт итеп кайт дидем – солдат әтисе

Татарстаннан иртәгә 123 егет, хәрби бурычларын үтәү өчен, Ерак Көнчыгышка - Чита һәм Севастополь шәһәрләренә китәчәк.

Эшкә урнашырга да җайлырак булыр, хезмәт итеп кайт дидем – солдат әтисе
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанның “Патриот” спорт-патриотлык үзәгендә булачак солдатларны  хәрби хезмәткә озату тантанасы булды. Анда республика хәрби комиссары Сергей Погодин, генерал-майор Әхәт Юлдашев, Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм дин әһелләре катнашты.

"Сез бүгеннән - ил сакчылары, – диде Әхәт Гайнуллин егетләргә. – Хәрби әзерлек төшенчәсе бер елдан соң юкка чыкмый, сез гомер буе ил сакчысы булып каласыз. Мин 41 ел хезмәт иттем, ә сезне алда бер ел көтә. Командирлар сүзен тыңласагыз, үзегезне яхшы яктан гына күрсәтсәгез, сизелмичә дә үтеп китәр". 

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов  булачак солдатлар өчен бу көннең иң истә кала торган мизгел икәнен билгеләп узды. Дөрес, алар моны еллар узгач кына аңлаячак. Ул шулай ук егетләрнең сәламәтлеге, килеш-килбәте уңай якка үзгәрүне дә билгеләп узды. Әмма министр урынбасары илгә мәхәббәт, дусларга тугрылык, характер үзгәрмәскә тиеш дигән теләк белдерде.

Кукмара районының Ятмас-Дусай авылы егет Иршат Гарифуллин Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. Чита шәһәрендә хезмәт итәчәк. 24 июнь көнне туганнары һәм якыннары Кукмарадан озатып калган.

"Мине көзге чакырылышка калдырырга теләгәннәр иде. Әмма хәрби комиссариатка барып, хәзер җибәрүләрен сорадым. Дөньялар тыныч вакытта үз бурычымны үтәп кайтырга дип уйладым. Дуслар белән матур итеп бәйрәм ясап аерылыштык, Аллаһ боерса, бер елдан, нәкъ шундый матур вакытта, кайтып та җитәрмен. Армиягә барырга кечкенәдән кызыктым. Мәктәпне тәмамлау белән хезмәткә китәргә дигән уйлар да бар иде", - ди ул. 

Иршат бер ел сизелмичә дә үтеп китәр, дип уйлый. Мәктәптән бирле очрашып йөргән кызы да армиядән көтәргә сүз биргән.

"Зур юлга чыккансыз, Аллаһы Тәгалә сезгә үзе ярдәм итсен, – диде егетләргә ТР Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев. – Үз ватаныңа хезмәт итү - зур баһадирлык, горурлык. Кем Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итә, ул Ватанга да хезмәт итә. Хәрби хезмәт сезнең тормышта соңгы сынау булсын. Сугышлар күрергә язмасын".

Казаннан Данис Мөхәммәтҗанов 18 яшьлек улын хәрби хезмәткә озатырга килгән. Илнар Казан кооператив техникумын тәмамлаган.

"Үзенең дә китәсе килде, мин дә басым ясадым бугай. Барыбер ел саен тинтерәтерләр, эшкә кергәндә дә җайлырак булыр, хезмәт итеп кайт дидем. Диңгез флотына эләгә алмады, Читага китәчәк. Аерылу җиңелдән түгел. Үзе исә хисләрен күрсәтмәскәрәк тырыша. Икенче балабыз кыз, ярый әле анысын озатасы булмый, дип уйлап куйдык. Аллага тапшырган. Безнең замандагы армия түгел бит хәзер, яхшырак диләр, кем белгән?! Нәрәткә бик йөрмиләр, ашату әйбәт дип сөйлиләр", – ди ул.

Мөхәммәтҗановлар улларын хәрби хезмәткә озату уңаеннан мәҗлес тә җыйган.

"Миннән калмасын, улым, кеше шикелле итәм, иптәшләреңне өйгә чакыр дидем. Очрашып йөргән кызын да алып кайткан иде", – ди Данис әфәнде.

Исегезгә төшерәбез, быел язгы чакырылыш 19 апрельдә башланган иде. Аны 8 июльгә төгәлләргә җыеналар. Президент Рөстәм Миңнехановның махсус әмере буенча, быел армиягә, нигездә, югары белемле егетләрне алдылар. Бүгенгә андыйларның саны 1019ны тәшкил итә. Бу – барлык хезмәткә чакырылучыларның 23 %ы дигән сүз.

"Көн саен җыю пунктларыннан 100гә якын егет хәрби хезмәткә китә. Татарстаннан язгы-җәйге чорда 4 меңләп солдат армиягә алыну күздә тотыла", – диде хәрби комиссар Сергей Погодин.

Искәртеп узабыз, моңа кадәр солдатка юл биштәре белән кәрәзле телефон да бирелә иде. Ун еллык традициягә быел нокта куелды. Быелдан хәрби хезмәткә баручыларга һәм аларның әти-әниләренә “Әниеңә шалтырат” (“Позвони маме”) федераль проекты кысаларында өч сим-карта бирелә. Ул махсус ташламалы тарифка көйләнгән. Шәһәрара шалтыратулар өчен роуминг алынмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100