news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Эшкә килүчеләргә йорт төзеп бирәләр

Торакларның алтысы күптән түгел хуҗалы булды инде

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Тукай районындагы җаваплылыгы чикләнгән «Гигант» җәмгыяте быел гаять күләмле проектны тормышка ашырырга кереште. Үзләренә эшкә килгән гаиләләргә хуҗалык үз исәбеннән Яңа поселогында йортлар төзи башлады. Шундый торакларның алтысы күптән түгел хуҗалы булды инде, тиздән тагын дүрт өй түбә астына керәчәк һәм аларга игенчеләр, терлекчеләр гаиләләре килеп урнашачак. Эшле генә түгел, шуның өстенә бер дигән яңа йортлы да булуларына хуҗалар бүген сөенеп бетә алмый, дип хәбәр итә районның “Якты юл” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100