Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Матюшино трактындагы авариядән соң хастаханәдә тагын бер пассажир вафат булган
Казанның Матюшино трактында берничә автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән тагын бер пассажир хастаханәдә вафат булган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
«Медицина учреждениесеннән 2026 елның 24 гыйнварында 23.15 сәгатьтә Volkswagen Jetta автомобиленең тагын бер пассажиры - Казанның Идел буе районында яшәгән 2006 елгы егетнең вафат булуы турында хәбәр килде», – дип белдерделәр ведомствода.
Өч автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәте 11 гыйнварда Усад һәм Ташлы Кавал арасында булган. Volkswagen автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе, Боровое Матюшино бистәсе ягыннан барганда, идарәсен югалткан. Машина башта тимер киртәгә килеп сыланган, шуннан соң Toyota Land Cruiser һәм Range Rover автомобильләре белән бәрелешкән.
Юл‑транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Volkswagen автомобиленең арткы утыргычында булган 19 яшьлек пассажир авыр тән җәрәхәтләр алган һәм табиблар килгәнче һәлак булган. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм тагын ике пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз