news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшчеләренә ярты миллион бурычы булган өчен «Әлмәт икмәге» башлыгына штраф салганнар

Оешманың исәп-хисап счетында акча булуга карамастан, җитәкче аларны башка максатларда тоткан.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Хезмәткәрләренә эш хакы түләү буенча ярты миллионнан артык бурычы өчен «Әлмәт икмәге» оешмасы башлыгына штраф салдылар. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Апрельдән сентябрьгә кадәр «Әлмәт икмәге» оешмасы директоры эшчеләренә хезмәт хакы түләмәгән. Оешманың исәп-хисап счетында акча булуга карамастан, җитәкче аларны башка максатларда тоткан.

«Ике айдан артык хезмәт хакы түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Директор үз гаебен тулысынча таныган, аңа 75 мең сум штраф салганнар.  

«Әлмәт икмәге» эшчеләренә хезмәт хаклары буенча бурычларны тулысынча түләгәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100