news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшче һөнәр белгечләре предприятиеләр белән берлектә әзерләнергә тиеш – Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты предприятиеләргә заманча белгечләр кирәк булуын билгеләп узды.

(Кукмара, 23 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Эшче һөнәр белгечләрен әзерләүдә эш урыннары белән тәэмин итүчеләр белән хезмәттәшлек кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарада Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында шулай дип белдерде.

“Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр” темасына киңәшмәдә Президент ресурс үзәкләренең әһәмиятенә тукталды. 2014 елдан Татарстанда 31 ресурс үзәге булдырылган. Аның әйтүенчә, республикада мондый үзәкләр системасын булдыру нәтиҗәсендә, татарстанлылар югары технологияле җайланмалар белән җиһазланган төзекләндерелгән учреждениеләрдә укый ала. Предприятиеләр булышлыгы белән, аларны җиһазлауга 4,3 млрд сумнан артык акча сарыф ителгән. “Бу программа дәвам иттереләчәк. Ресурс үзәкләрендә барысы да югары технологияле булырга тиеш. Эш белән тәэмин итүчеләр, җиһазлар җитештерүчеләр белән эшләргә кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан командасының WorldSkillsRussia “Яшь профессионаллар” VI илкүләм чемпионаты финалында икенче урынны алганын билгеләп узды. Бу нәтиҗәгә ресурс үзәкләрендә эшләүче педагоглар, зур предприятиеләр ярдәме белән ирешелгәнен әйтте. “Алда безне Будапештта EuroSkills-2018 Ауропа чемпионаты көтә. Киләсе елның августында Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты узачак”, - дип Рөстәм Миңнеханов Татарстан яшьләренең Россия илкүләм җыелма командасы составына эләгәчәгенә ышанычын белдерде.

Президент эшче һөнәрләр абруе үсүен билгеләп узды. “Предприятиеләргә замана таләпләренә җавап бирерлек мехатроника, робототехника буенча белгечләр, шулай ук электриклар кирәк”, - диде.

Республика җитәкчесе, шулай ук, югары уку йортларының көндәшлеккә сәләтлелекне тудырудагы ролен билгеләп узды. “Республиканың инновацион, технологик үсеше турыдан-туры безнең вузларга бәйле”, - диде. “Россия югары белеменең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру” федераль проектының вузларның нәтиҗәле эшчәнлегенә йогынтысы булачагын әйтте. Югары белем системасы һәм хезмәт базарының партнерлыгын ныгыту зарурлыгын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрдә вузларның база кафедралары булдырылуын, кадрларны максатчан әзерләү кебек гамәлләр кирәклеген белдерде. Бүген республикада шундый 110 кафедра исәпләнә. “Без икътисадыбызга кирәкле белгечләр әзерләргә тиешбез”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100