news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшче кадрлар әзерләүдә эш бирүчеләр дә катнашырга тиеш – Татарстан мәгариф министрлыгы

Республикада Ford Sollers компаниясе ярдәме белән белем бирүнең дуаль системасы тормышка ашырыла.

Эшче кадрлар әзерләүдә эш бирүчеләр дә катнашырга тиеш – Татарстан мәгариф министрлыгы
Султан Исхаков

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Эшче кадрлар әзерләүдә эш бирүче үзе дә актив рәвештә кызыксынмаса, икътисадый үсеш динамикасына ияреп баруы кыен булачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Анна Сидоренко «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә җиткерде.

Ford Sollers компаниясе Татарстанда республиканың һөнәри уку йортлары белән берлектә, дуаль белем бирү системасы аша белгечләр әзерләргә җыена. Проектны тормышка ашыруның беренче адымы ясалган инде – өч көн дәвамында мөгаллимнәр өчен тренинг уздырылган.

«Ford Sollers компаниясенең берничә ел дәвамында кеше капиталын үстерү мәсьәләсендә планлы һәм нәтиҗәле рәвештә алып барылган эшләре мактауга лаек. Нәтиҗәдә, алар профессиональ белем бирү системасына тирәнтен аңлап эш итә», – диде Анна Сидоренко.

Аның сүзләренчә, Мәгариф министрлыгы әлеге проектны тормышка ашыру юлында дуаль белем бирү системасын хуплый. Чөнки ул белем бирү һәм җитештерү тармакларының тыгыз бәйләнешен тәэмин итә.

«Дуаль белем бирү системасының бурычларына килгәндә, икътисадны һәм җитештерү тармагын югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү. Ә икътисадның үсеш динамикасын исәпкә алсак, кадрлар әзерләүдә эш бирүче дә катнашмый торып, әлеге тизлеккә ияреп барып булмый», – ди министрлык вәкиле.

Белем бирүнең әлеге системасы проектын гамәлгә ашыруда беренче этап буларак Татарстанда белем бирү тренинглары үткәрелгән. Ә дуаль белем бирү системасы заказчы-берләшмәгә 50 процент уку программасын формалаштырырга мөмкинлек бирә һәм белем бирү практик өлешкә дә ныграк басым ясый. Тренингта катнашкан 9 һөнәри уку йорты вәкилләре арасында П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте мөгаллимнәре дә булган.

«Безнең өчен файдалы тәҗрибә булды. Беренчедән хезмәттәшләребез белән аралашсак, белем бирү системалары белән танышсак, икенче өстенлеге – инициативаның эш бирүче тарафыннан булуы. Чөнки алар белем бирү сыйфаты белән турыдан-туры кызыксына», – диде көллият вәкиле Алсу Гарипова.

Ул шулай ук дуаль белем бирү системасына юнәлдерелгән әлеге проектны совет чорындагы практика узуларда аерылуын да җиткерде.

«Совет практикасыннан аермасына килгәндә, дуаль белем бирү системасы теория һәм практиканың үрелеп баруына булыша, гомуми бер процессны тәшкил итә. Студентлар инде эш урыннарын, андагы шартлар һәм таләпләрне алдан ук белә. Ә һөнәри уку йортын тәмамлаучыларның 70-80 проценты практика узган урында эшләп калуын исәпләсәк, бу бик уңышлы проект булачак», – диде Алсу Гарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100