news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эш урыннарында аракы эчеп, наркотик кулланучыларга урын юк

Зђй наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшенең оештырылышын күзәтте

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе предприятиеләрдә эшләүчеләр арасында наркотизацияне, эчкечелекне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшенең оештырылышын күзәтте, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
ГРЭС, “КАМАЗавтотехника”, “Техно”, “Зәй шикәре”, ипи һәм сөт заводларында әлеге мәсьәләләрне контрольдә тоту, хокук бозуларны кисәтү буенча махсус советлар төзелгән, эчкечелек, тәмәке тарту, наркотикларның зыяны турында даими төстә сөйләшүләр, начар гадәтләрдән арындыру өчен төрле спорт-мәдәни чаралар оештырыла. Мәсәлән, махсус комиссия еш кына ГРЭСның төрле бүлекләрендә эшчеләрнең нинди халәттә эш урынында булуын тикшерә. Наркотик, алкоголь кулланучылар булырга тиеш түгел. Яңа эшкә алынучылар белән дә бу уңайдан җитди инструктаж үткәрелә. Хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсе белән килешү төзелеп, ГРЭСның аеруча мөһим объектларында эшләүче хезмәткәрләр, табиб билгеләвеннән тыш, психотроп матдәләр куллануга даими тикшерү үтә. “Техно” заводында да алкоголь кулланырга яратучыларга урын юк. Биредә 2008 елдан иртән эшкә килүчеләр һәм кич эштән китүчеләр алкотестер аша уза. Ә наркотик бәйлелекне булдырмас өчен 2010 елдан өстәмә тест үткәрү гамәлдә. Заводта эшләүче яшь хезмәткәрләрне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү дә уңай нәтиҗә биргән. Чөнки башкаларны начар гадәтләрдән арынырга чакыручы кеше иң элек үзе үрнәк булырга тиеш.
Шикәр заводында исә сәламәт яшәүгә тарту өчен кызыксындыру чаралары уйлаганнар. Мәсәлән, тиешле вакытта медицина күзәтүе үтүче профсоюз әгъзасына айга 4 тапкыр бассейнга бушлай керү өчен абонемент бирелә. Завод администрациясе агымдагы елның февраленнән атнага ике тапкыр физкультура-сәламәтләндерү комплексы спортзалын арендалый. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә биредә завод эшчеләренә 2 сәгать бушлай шөгыльләнү мөмкин. Завод территориясендә волейбол уйнау өчен мәйданчык, өстәл теннисы бар.
Башка предприятиеләрдә дә спортка зур игътибар бирелә. Тик шулай да район юлларында исерек хәлдә руль артына утыручы предприятие эшчеләре очрап тора. Шуңа һәр предприятие җитәкчелегенә начар гадәтләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар планы булдыру бурычы куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100