Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эш эзләүче пенсионерлар мигрантларга караганда өстенлекләргә ия булачак
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары хакимиятнең яшь буенча дискриминация белән каты көрәш алып барачагын белдергән.
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Миграция сәясәтенә төзәтмәләр кертелә. Анда эш эзләүче пенсионерларның мигрантларга караганда өстенлекле булачагы әйтелә. Бу хакта РБК Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудовка сылтама белән җиткерә.
Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитетына Пенсия реформасы проектын тәкъдим иткәндә Пудов хакимиятнең яшь дискриминациясе белән каты көрәш алып барачагын белдергән.
Аның сүзләренчә, эшче чыганаклар җитмәү проблемасы хезмәт мигрантларын җәлеп итү хисабына гына башкарылган. “Әлеге очракта беренче тапкыр уңай күренеш күрәбез, инде андый ук күләмдә аларны җәлеп итү таләп ителмәс”, - дип белдергән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары.
Ул өстәп, пенсия яшен арттырып, дәүләт пенсия күләмен арттырычак, ул инфляцияне узып китәчәк, дигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз