news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эш бирүчеләрнең Россия халкына өч миллиард сумнан артык бурычы бар

Россия халкы алдында май аенда хезмәт хакы буенча бурыч 13,4 процентка кимегән. Бу 517 миллион сум дигән сүз.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Россия халкы алдында май аенда хезмәт хакы буенча бурыч 517 миллион сумга кимегән. Бу 13,4 процент дигән сүз. Нәтиҗәдә эш бирүчеләр кул астындагыларга 1 июньгә 3,3 миллиард сум акча түләмәгән. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хәбәр итә, дип яза "Российская газета".

Эш бирчеләр барлыгы 36 мең россиялегә хезмәт хакы буенча бурычлы. Аларның 43 проценты – эшкәртү оешмаларында; 23 проценты - төзелештә; 12 проценты – файдалы казылмалар табуда; 8 проценты – авыл хуҗалыгында, аучылыкта, урманчылыкта; биш проценты – транспорт тармагында эшли.

97,9 процент очракта бурыч оешманың шәхси акчалары булмау сәбәпле җыелган. Россия хезмәт идарәсе башлыгы Всеволод Вуколов фикеренчә, җәен хезмәт хакы буенча бурычлар кими. "Бурыч буенча хәл тотрыклы ", – дип белдергән ул "Российская газета"га.

news_right_1
news_right_2
news_bot