news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эш бирүчеләрнең намуссызларына Социаль иминиятләштерү фонды акча бирмәячәк

РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге акча сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең хезмәткәрләренә пособие түләү буенча эшеннән хилафлыклар тапкан

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Ел башыннан бирле, үзләренең счетларында акча җитәрлек түгел дигән сылтама белән, РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлегенә 19813 иминиятче, хезмәткәрләренә төрле төр пособие түләү өчен, 1 млрд. 813,9 млн. сум акча бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бирелгән гаризаларның нигезлелеген контрольда тотуның әһәмиятен аңлаган хәлдә, фонд бүлеге белгечләре камераль һәм урыннарга барып тикшерүләр үткәргән, нәтиҗәдә, эш бирүчеләрнең намуссызларына җәмгысе 3 млн. сумнан артык суммада акча бүлеп бирүдән баш тартылган.

Шул хакта игълан салган әлеге дәүләт учреждениесенең http://www.fss16.ru сайтында аның төп сәбәбе шәрехләнә. Мәсәлән, декрет ялына чыгар алдыннан гына эшкә алынган хатын-кызларның алдан уйлап һәм белә торып хезмәт хаклары махсус күтәрелгән, кайбер очракларда пособиеләргә киткән чыгымнарны раслаган документлар булмаган. Кайсыбер эш бирүчеләр, акчалары булып та, хезмәткәрләренә пособиеләр түләмәгән. Моннан тыш, йөклелек һәм бала табуга бәйле вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы документ, ягъни “больничный лист”ларның 82се буенча пособие дөрес исәпләнмәгәнлеге беленгән. РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге хезмәткәрләре шулар буенча дәгъва язып, консультатив аңлатмалар биргән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot