news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы пенсия яшен арттыруны сузмаска киңәш итә

Ведомство башлыгы эш бирүчеләрне 45+ яшендәге россиялеләр өчен мәгариф программаларын тормышка ашырырга чакырды.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Пенсия яшен арттыру турында югары даирәдә фикер алышу – эшмәкәрләр өчен өчен бүләк бу. Чөнки тәҗрибәле хезмәткәрләр икътисадны үстерү өчен җитди чыганак булырга мөмкин. Бу хакта Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы Всеволод Вуколов белдерүенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Хезмәт базарында эшләрен дәвам итәргә теләүче кешеләр шактый. Эшмәкәрләр өчен зур бүләк бу, без аларның җаваплылыгына өметләнәбез”, - дип китерә Вуколов сүзләрен агентлык.

Ведомство башлыгы кайсы тармакларда өлкән буынга ихтыяҗ барлыгын бизнес ачыкларга тиеш, дип саный.

Вуколов шулай ук эш бирүчеләрне 45 - 50 яшендәге россиялеләр өчен мәгариф программаларын тормышка ашырырга чакырган.

Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы пенсия яшен арттыруны сузмаска кирәк, дип белдергән. 1970 елда Россиядә бер пенсионерга якынча 3,7 эшләүче туры килгән булса, хәзер ул 1,8. Федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, Россия пенсионерларының яртысы хезмәтләрен дәвам итә.

  • Пенсия яшен арттыру кирәклеге турында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтте. Ул пенсия яшен арттыру реформасы этаплап булачагын һәм 2019 елдан старт алачагын хәбәр итте. Хөкүмәт гомумбилгеләнгән пенсия яшен – хатын-кызлар өчен 63, ир-атларга 65 яшьне беркетергә тәкъдим итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot