news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эш башлаучы фермерлар алты миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин

Грант бирү тәртибе һәм документ формалары Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.

Эш башлаучы фермерлар алты миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин
Архив/Арский вестник (Ильяс Фаттахов)

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында сайлап алу конкурсы игълан итте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Ул кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен оештырыла.

Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, товар балыгын үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары юнәлешләре һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра алалар.

Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге юнәлешендәге проектларга — 5 млн сум (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына керткәндә 6 млн сумга кадәр) башка юнәлешләргә 3 млн сумга кадәр (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына керткәндә 4 млн сумга кадәр) бирелә.

Гаризалар һәм документлар 31 мартка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 каб. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат алу өчен телефоннар: (843) 221-76-88 (8844), (843) 221-76-85.

2019 елда «Агростартап» проекты буенча Татарстанның 36 муниципаль районыннан 103 крестьян-фермер хуҗалыгы 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100