news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшен югалткан гражданнарның балаларына пособие түләү тәртибен үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 1 марттан соң эшсез калган гражданнарга бала акчасын билгеләү системасын үзгәртергә тәкъдим итә.

Әгәр ата-ана эш урынын югалткач, эшсез буларак теркәлсә, гаиләдә бер кешегә туры килә торган керемне санаганда аның элеккеге хезмәт хакы исәпкә алынмаячак. Бу турыда Россия Хөкүмәте Телеграм-каналында хәбәр итә.

 Яңа кагыйдәләр буенча 2022 елда социаль пособие алты айга билгеләнәчәк, ә аннан соң аны кабат алырга мөмкин булачак, дип билгеләп үтелә. Бу ярдәм чарасы 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр, йөкле хатын-кызлар өчен каралган. Шулай ук аны беренче яки икенче баласы туган яки тәрбиягә алган гаиләләрнең дә алырга хокукы бар. 

2021 ел азагында зур матбугат конференциясендә якындагы елларда Россиядә балаларга һәм аларның ата-аналарына ярдәм итү өчен бербөтен система булдырырга кирәк, диде РФ Президенты Владимир Путин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100