Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эшче һөнәрләр исемлегендә 250дән артык яңа белгечлек барлыкка килде
Россия Мәгариф министрлыгы белем бирү оешмаларында һәм төрле, шул исәптән предприятиеләрдәге укыту үзәкләрендә һөнәри белем бирү оештырылучы эшче һөнәрләр, хезмәткәрләрнең вазифалары исемлеген раслады. Аңа 5110 атама кергән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дә, шулай ук предприятиеләрдә булдырылган төрле үзәкләрдә белем бирелә торган һөнәрләр исемлеген расладык. Аңа 5110 атама кергән. Исемлектә 250дән артык яңа һөнәр барлыкка килде», - дип билгеләп үтте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Исемлеккә шул исәптән пилотсыз авиация системалары операторы, автомехатроник, транспорт иминлеге бүлекчәсе инспекторы, өч үлчәмле басма операторы, ирекле коткаручы, флорист, фитнес-инструктор кебек һөнәрләр кертелгән.
Каравылчы (вахтер), кер кайнатучы, ат йөртүче, йөкче, урам себерүче, савыт-саба юучы кебек искергән һөнәрләр төшереп калдырылды.
Яңа исемлек барлык тармаклар өчен предприятиеләр ихтыяҗы буенча эшче кадрларны үз вакытында тизләтелгән әзерләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз