news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эш урынында һәлак булучыларның гаиләсенә иминият түләүләре миллион сумга арта

Россия Хөкүмәте предприятиеләрдә бәхетсезлек очрагында һәлак булган гражданнарның туганнарына һәм якыннарына иминият түләүләрен бердән 2 млн сумга кадәр арттырырга ниятли. «Җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы законга тиешле төзәтмәләр әзерләнгән, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

«Без предприятиеләрдә кешеләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычны киметү чараларын күрәбез. Без хезмәткәрне эш урынында очрый торган куркынычлардан максималь дәрәҗәдә яклауны тәэмин итү яклы. Кызганыч, һәрвакытта да фаҗигадән булдырмый калу мөмкин түгел, зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннары кирәкле ярдәм алырга тиеш», – диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә.

Ул РФ Президенты Владимир Путинның бу темага аерым игътибар бирүен искәртте һәм хөкүмәт гражданнарны ышанычлы социаль яклауны тәэмин итү өчен өстәмә чаралар эшләүне дәвам итәчәк, дип ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100