Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эш бирүчеләр хезмәткәрләрен өмәләрдә катнашырга мәҗбүр иткән өчен штрафка тартыла ала
Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне өмәләрдә, корпоративларда һәм походларда катнашырга мәҗбүр иткән өчен штраф яный ала. Бу хакта «Абзац» белән әңгәмәдә Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белдерә.
«Теләсә нинди куркыту, басым, шантаж – болар барысы да Хезмәт кодексы кысаларыннан чыга, һәм моның өчен хокукый нәтиҗәләр булырга мөмкин. Ким дигәндә административ штраф. Шуңа күрә өмә – ирекле эш, һәм эш бирүче моңа бик сак карарга тиеш», - дип хәбәр итте ул.
Парламентарий эш бирүчеләрне игътибарлы булырга, куркынычсызлык техникасын үтәргә һәм бу очракта иң мөһиме – Хезмәт кодексын истә тотарга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз