news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эш бирүчеләр инвалидлар һәм ветераннар өчен эш урыннары булдырган өчен субсидия алачак

Татарстанда эш бирүчеләр I һәм II төркем инвалидлар һәм теләсә кайсы төркем инвалид булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен эш урыннары булдыру яки җиһазландыру өчен субсидия алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә искәртте.

Субсидия кирәкле җиһазлар сатып алу, аларны урнаштыру һәм монтажлауга чыгымнарны капларга мөмкин. Түләүнең максималь күләме бер эш урынына 200 мең сум тәшкил итә.

Ведомство мисал итеп Лаеш районындагы очракны китерде. Биредә фермер хуҗалыгы җитәкчесе II төркем инвалидны эшкә алган. Терлекчелек фермасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле хезмәткәр өчен шартлар тудырылган – ферма территориясен әйләнеп чыкмыйча гына ситуацияне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган видеокүзәтү урнаштырылган. Бу хезмәткәр өчен дә, предприятие өчен дә файдалы булган.

Субсидияне рәсмиләштерү өчен, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә, ә аннары Социаль фондка гариза юлларга кирәк. Гариза белән бергә шулай ук хезмәт килешүенең һәм чыгымнарны раслаучы документларның күчермәләре дә җибәрелергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot