Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эш бирүче хезмәткәрне кар чистартырга мәҗбүр итә аламы - юрист җавабы
Эш бирүче, әгәр хезмәткәрнең хезмәт вазифасында әлеге пункт булмаса, хезмәткәрне кар чистартырга мәҗбүр итәргә хокуклы түгел. Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте.
«Әмма Хезмәт кодексында эш бирүче хезмәткәргә өстәмә түләү белән өстәмә эш тәкъдим итә ала торган маддә бар. Димәк, бу кар чистарту да булырга мөмкин», - дип өстәде Соловьев.
Аның сүзләренчә, бу очракта барысы да хезмәткәр белән эш бирүче арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле булачак: кемдер баш тарта, икенчесе бушлай эшли, ә өченчесе өстәмә түләү сорый ала.
«Шулай итеп, хезмәткәргә хезмәт килешүендә язылганны гына, яисә ирекле ризалык белән, яисә өстәмә эш буларак түләүгә генә йөкләргә мөмкин», – дип йомгаклады юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз